1 сентябрьдән уку елы кыскартыла: укучыларны сюрприз көтә

Киләсе уку елында Россия мәктәпләре йомгаклау имтиханнарын тапшыру буенча яңа кагыйдәләргә буйсыначак. Рособрнадзор һәм Мәгърифәт министрлыгы төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) һәм бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) тапшыру кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән. Алар нигезендә, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен парта артында утыру вакытын киметү мөмкинлеге каралган. Яңа кагыйдәләр буенча, төп дәүләт имтиханын һәм БДИны билгеләнгән вакыттан алданрак тапшырырга мөмкин булачак.

БДИны вакытыннан алдан тапшыру өчен – 1 февральгә кадәр, төп дәүләт имтиханын алдан тапшыру өчен – 1 мартка кадәр гариза язып тапшырырга кирәк. Моннан тыш паспорт һәм СНИЛС күрсәтү таләп ителәчәк. Ләкин тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларының мәктәп дәресләреннән тизрәк котылу теләге генә йомгаклау имтиханын алданрак бирүгә сәбәп булып тора алмый. Моның өчен җитди сәбәпләр кирәк.
Җитди сәбәпләр булган очракта да дүрт шартны үтәү таләп ителә. Беренчедән, мәктәп программасын тулысынча үзләштерергә кирәк. Икенчедән, рус теленнән зачет бирергә. Өченчедән, башка фәннәр буенча “койрык”лар булдырмаска. Дүртенчедән, мәктәпнең педсоветыннан рөхсәт алырга кирәк, дип яза pnp.ru.


Фикер өстәү