Асия Тимирясова – Президент Юлламасы турында: «БДИ карарын әти-әниләр күптән көткән иде»

Казан инновация университеты ректоры, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова белдергәнчә, Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында мәгарифкә кагылган мөһим проблемаларны күтәрде. Алты ел эчендә илкүләм программалар ярдәмендә башлангыч мәктәптән башлап, вузга кадәрге барлык уку йортларының матди ягын яңарта алачагыбызга да сөенә ул.

– Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе буларак, миңа Президентның, чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИдан бер фәнне яңадан тапшырып карау мөмкинлеген бирергә кирәк, дигән сүзен ишетү бик мөһим иде. Ни өчен дигәндә, без укучыларның психологик, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында имтиханнарны уңышсыз бирү очракларын беләбез. Андыйлар вузга бары бер елдан соң гына укырга керә ала. Бу сорауга Владимир Путин аталарча якын килеп, укучыларга бер имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеген бирде. Әлеге яңалыкны әти-әниләр, укучылар, укытучылар да бик шатланып кабул итәр. Бу карарны алар күптән көткән иде, – ди Асия Тимирясова.

Асия Тимирясова яңа уку елыннан мәктәп, көллиятләрдәге тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләренә бишәр мең сум өстәмә акча бирелүне дә хуплый. 1 марттан кече шәһәрләрдәге мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләренә һәм көллият, техникумнардагы кураторларга түләү ике мәртәбә артачак. Аның фикеренчә, бу тәрбия эшен киңәйтергә һәм югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә булышачак. Аларга өстәмә ярдәм кирәк.

Белгеч «Россия яшьләре» һәм «Кадрлар» илкүләм проектларына да зур өмет баглый. Алар ярдәмендә кадрлар кытлыгын хәл итеп булачак.

– Федераль бюджеттан бүленә торган 120 миллиард сум акча – техникум, көллиятләрнең матди базасын яңарту өчен зур ярдәм. Монда Татарстанның тәҗрибәсе дә исәпкә алыныр дип ышанам. Бездә көллиятләр базасында ресурс үзәкләре уңышлы эшли», – диде ул.


Фикер өстәү