Сәрия Сабурская: “Хәрбиләргә яңа ярдәм чаралары, һичшиксез, булдырылачак”

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күп кенә ярдәм чаралары күрсәтелеп килә. Алга таба аларның яңалары да пәйда булырга мөмкин. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы уңаеннан шулай дип белдерде.

“Президент үзенең чыгышын бүген Ватан сагындагы хәрбиләрнең һәрбарчасына, аларның гаиләләренә карата ихтирам сүзләреннән башлап җибәрде. Чыгышын да шул рухта төгәлләп: нәкъ менә алар – дәүләтебезнең горурлыгы, билгеләнгән планнарыбызны үтәү аларның батырлыгына бәйле, диде”, – диде Сәрия Сабурская.

Вәкаләтле вәкил әйтүенчә, бүген хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен бик күп ярдәм чаралары гамәлдә булып килә. Болар – торак шартларын яхшыртуга аз процентлы кредитлар, йортларны газлаштыру, төрле субсидияләр һәм ташламалар. Ярдәм чаралары алга таба тагын да күбәергә мөмкин.

“Владимир Владимирович иң элек быелгы Юлламасының үзенчәлекле булуын, аның нәкъ менә илебездә яшәүчеләр белән очрашулардан чыгып булдырылуын билгеләп үтте. Халыкның ихтыяҗларыннан чыгып төзелгән план дип бәяләргә мөмкин аны. Бу ихтыяҗларның ишетеләчәгенә, проблемаларның, аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларның проблемалары хәл ителәчәгенә, яңа ярдәм чараларының, һичшиксез, булдырылачагына ышанам”, – диде Сәрия Сабурская.


Фикер өстәү