Сәрия Сабурская: “Президентың Юлламада әйткән сүзләре иртәгесе көнгә ышаныч уята”

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында әйткән сүзләре бик зур хөрмәт һәм иң мөһиме – иртәгесе көнгә ышаныч уята. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шул фикердә.

“Президент, иң беренче чиратта, илебезнең көче, аның чикләрен саклаучы кешеләр, Украинада барган вакыйгаларда якыннарын югалтучыларга мөнәсәбәт турында сөйләде. Махсус дәүләт фондыннан һәр гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәк. Россия Хөкүмәтенә, барлык җирле органнарга шундый күрсәтмә бирелде. Фронтта якын кешесен югалкан бер генә гаиләнең дә игътибардан читтә калмаячагы сөендерә. Бу – бик мөһим”, – диде Сәрия Сабурская.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил әйтүенчә, егетләребезнең махсус хәрби операциядә никадәр күп көч, егәр куеп көрәшүен күреп торабыз. “Президент Юлламасында алар белән чиксез горурлану чагыла иде. Владимир Путин бүген яу кырында көрәшкән каһарман егетләребез, гуманитар ярдәм җыю, хәйриячелек кебек изге гамәлләр аша аларга ярдәм итеп торучылар турында бик җылы итеп сөйләде. Алардан килгән бер генә мөрәҗәгатьнең дә игътибардан читтә калмаска тиешлеген искәртте ул. Оборона министрлыгына бу уңайдан җитди күрсәтмә бирде. Владимир Путин социаль ярдәм чараларына да аерым тукталды. Бигрәк тә гаиләләргә, балаларга, яшьләргә ярдәм итәргә кирәклеген искәртте ул. Президентың Юлламада әйткән сүзләре бик зур хөрмәт һәм иң мөһиме – иртәгесе көнгә ышаныч уята”, – диде Сәрия Сабурская.


Фикер өстәү