Казанда ун ел эчендә 91 балалар бакчасы төзелгән

Казан мәгариф объектларын төзү буенча бары Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Ун ел эчендә башкалада 16 мең урынга исәпләнгән 91 мәктәпкәчә учреждение төзелгән.

– Әмма яңа бакчалар төзү чиратларны тулысынча бетерә алмый. Шәһәрдәге мөмкинлекләр республика районнары һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә үзенә җәлеп итә. Халык, шул исәптән, балалар бакчаларына йөрүче балалар саны да арта. Ул 37 процентка, 56 меңнән 77 мең кешегә арткан, –дип белдерделәр безгә Казан мэриясенең матбугат үзәгендә.

2022 елда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итү бурычы тулысынча үтәлгән. Тик барлык әти-әниләр дә тәкъдим ителгән урыннарның ераклыгы белән килешми һәм урын көтүен дәвам итә.
Матбугат үзәге белдергәнчә, хәзерге вакытта 3 яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәсе бар әле. Бу юнәлештә эш алып барыла. 2019 елда 3 яшькә кадәрге 3800дән артык сабый урын белән тәэмин ителсә, бүген әлеге сан 2,5 тапкыр артык. Бу төркемнең урыннар белән тәэмин ителеше – 63 процент.

Татарстанда мәгариф учреждениеләре федераль программалар кысасында төзелә. Казан башкарма комитеты ел саен анда катнашу өчен гаризалар җибәрә. Бүген башкаланың Яңа Савин районында 220 урынга исәпләнгән бер балалар бакчасы төзелә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү