Әчегә басылган камырның сере. Аңа нәрсә өстисе?

Кулинария дөньясының чын мәгънәсендә “шедевр” тудыру мөмкинлеге бирердәй серләре бар. Шуларның берсе – әче камырны басканда, уксус өстәү. Болай эшләгәндә, камыр ризыгы бик йомшак була, күпереп пешә, дип яза “News Bash”.

Аш серкәсенең тылсымы нидән гыйбарәт дисезме? Уксус кислотасы, глютен белән реакциягә кереп, камырны тагын да яхшырак күпертә. Нәтиҗәдә бөкән, күмәч-икмәкләр бик йомшак һәм тәмле булып пешә.

Әмма уксусның чамасын белеп кенә кулланырга кирәк, юкса ризыкның тәменә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Кагыйдәсен истә тотыгыз: 500 гр онга бер аш кашыгы серкә өстәгез.


Фикер өстәү