Еш кулланыла торган өч ризыкның сәламәтлек өчен зыянлы булуын әйткәннәр

Аларны күбебез һәр көн саен куллана.

Медицина фәннәре кандидаты Марк Гадзиян фикеренчә, күпләребезнең көндәлек кулланылыштагы ризыгы организмга җитди зыян салырга мөмкин. Бу хакта Медикфорум хәбәр итә.

Белгеч әйтүенчә, болар:
1. Колбаса. Гадзиян сүзләренә караганда, әлеге ризыкның өчтән бер өлеше табигый булмаган әйберләрдән тора. Димәк, бу организм өчен зарарлы.

2. Консервлар. Күпчелегендә бернинди дә файдалы әйбер юк. Аның каравы, вакытлар узу белән йөрәк авыруларына китерергә мөмкин. Шул ук вакытта, канцерогеннардан торуы сәбәпле, яман шешкә этәргеч бирүе дә бар. Шуңа күрә консервларны сирәк кенә кулланырга кирәк.

3. Ак он. Анда крахмал, глютен һәм кардай ап-ак төс бирү өчен кулланыла торган химик матдә бар. Мондый оннан камыр ризыгы аеручы зарарлы, чөнки маргарин һәм шикәр дә кушыла.


Фикер өстәү