Татарстанда җенесен үзгәрткән кешеләр уллыкка бала бирмәскә тәкъдим итәләр

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында республиканың Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.

Әлеге закон проекты Татарстан Гаилә кодексының аерым нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Аерым алганда, җенесен үзгәрткән кешеләргә балаларның опекуннары (попечительләре) булуны һәм уллыкка бирүне тыярга тәкъдим итәләр.

Моннан тыш, ир яки хатын гражданлык хәле акты язмасына җенесен үзгәртү турында мәгълүмат кертсә, бу никахны өзү өчен сәбәп була ала.


Фикер өстәү