Акыл теше, яки ООО нәрсәне аңлата?

Рус халкында, «Век живи – век учись» дигән гыйбарә бар. Ахырында «дураком помрешь» дип тә өстиләр әле. Картаймыш көнемдә акыл тешенең ни-нәрсә икәнен һәм ООО хәрефләренең нәрсәне аңлатуын белмәвем  шуны искә төшерергә мәҗбүр итте.

Авыз куышлыгында мондый тешнең барлыгын беләм анысы, әмма калган 32сеннән аерылмый дип уйлый идем. Баксаң, акыл теше 10–12 яшьләрдә генә чыгып, тамыры тештән зуррак була икән. Гадәти тешне хирург, өшеткәч, 5–10 минут эчендә суырса, акыл тешен операция өстәленә яткырып алу очраклары да юк түгел. Ә мин, карт җүләр, гомерем буе моны белмичә йөргәнмен. Тешем сызлый башлауга, йортыбызда ук урнашкан түләүле стоматологиягә артыма ут капкандай йөгерүем шул белмәү аркасында килеп чыкты да инде.

Җитез хирург үземне берсүзсез кабул итеп, ниндидер кәгазьләр тутыргач, аңкауны өшетеп, «бернинди дә кыенлыгы юк, бик тиз генә» дигән булып, аласы тешем тирәсендә боравы белән безелдәтә башлады. Шәфкать туташы белән нәрсә турындадыр сөйләшә-сөйләшә, 10 минутлап бораулады.  Авырту сизмим әле. Ләкин бераздан көйгән ит-сөяк исе тамакка килеп терәлде. Укшытуга түзә алмыйча, туктавын сорап, авыз эченнән мыгырданам. Әмма шәфкать туташы башымны тагын да ныграк тотып, мине тынычландырыпмы-тынычландыра. Ниһаять, хирург боравын читкә куеп, тешне чүкече белән вата башлады. Ләкин тешнең бирешәсе килми! Уртны  кисеп, тешне алырга туры килде. Аннан бик озак текте. Гадәти түгел, ә ниндидер нык җеп белән.

ОООда 40 минутлап утыргач, 4 мең ярым сум акчамны калдырып, «бозлы кул»ны (шуннан ук сатып алдым – катлаулы операция кичерүчеләргә кирәк икән) яңагыма куеп, өйгә титакладым.

Әмма, алдырып, ярасы төзәлгәннән соң да теш һаман сызлый. Булмады бу, дип, инде дәүләт поликлиникасына барасы иттем. Менә сиңа мә: ОООда сызламаган акыл тешемне суырганнар икән бит. Сызлый торганы коронка астында калган.

ООО хирургының чыраен күрергә һич теләгем булмаса да, теге нык җепне алдырырга кирәк. Бардым. Каты гына итеп сүгендем. Ул да сүзсез калмады: өч О хәрефенең дә ни икәнен аңламаган Митрофанушка түгелсеңдер бит, дип, мәзәккә борган булды. «Кая барганыңны белгәнсеңдер бит», – дип тә өстәде.

Чыннан да, ул хаклы. Атамасы ук җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять булгач, аннан нәрсә көтәсе?! Базар икътисады гөрләгән цивилизацияле илләрдә ОООларның бармы-юкмы икәнен белмим, әмма безнең Россиядә алар  буа буарлык.

Локман Закиров

Фото: sm-land.ru


Фикер өстәү