Төркиядә ял итү арзанайган

Россиядә яшәүчеләр өчен Төркиядә ял итү арзанайган. “Туристлык агентлыклары альянсы” вице-президенты Алексан Мкртчян белдергәнчә, бу илдә ял итү хакы ташламалар хисабына 30 процентка төшкән. Аның искәртеп үтүенчә, быел Төркиядә ял итүчеләр азрак булачак, шуңа күрә ил туристларны зур ташламалар белән кызыксындыра.

“Һәр сезон саен бездән анда җиде миллионлап турист ял итсә, быел бу сан дүрт миллион чамасы гына тәшкил итәчәк. Шуңа күрә Төркия кунакханәләре хуҗалары бәяләрне төшерергә мәҗбүр. Мәсәлән, инде май аенда ук 30 процентлы ташлама тәкъдим ителде. Ягъни номерда бер тәүлек яшәү бәясе 100 түгел, ә 70 евро гына булды”, – дигән Мкртчян Sputnik радиосы хәбәрчесенә.

Белгеч сүзләренә караганда, сум курсының төрек лирасына караганда югарырак булуы Төркиядә ял бәясен киметә, Шул ук вакытта һава юллары буенча чикләүләр кертелү сәбәпле самолетка билет хакы шактый ук арткан.


Фикер өстәү