Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, төзелеш өлкәсендә мондый күләмле чара беренче тапкыр уза. Ул бай эшлекле программаны — 137 чараны, шул исәптән тармак чараларын, шулай ук зур күргәзмәне үз эченә ала.
«Бу – төзелеш атналыгына экспертлар, төзелеш материаллары җитештерүчеләр, хакимият органнары вәкилләре, БРИКС илләре һәм безнең хезмәттәшләребез арасында диалог өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелү мөмкинлеген бирә. Чара илләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, төзелеш өлкәсендәге глобаль чакыруларга бергәләп җавап эзләү өчен мөмкинлекләр ача», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе төзелеш атналыгын оештыруда ярдәм иткән өчен Ил Хөкүмәтенә, Россия Төзелеш министрлыгына һәм шәхсән Ирек Фәйзуллинга рәхмәт белдерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез