Газетага язылу

Роспотребнадзор мәктәпләргә атна уртасында уку көнен җиңеләйтергә киңәш итте

Мәктәп укучыларына, йөкләнешне киметү һәм атна дәвамында артык арыганлыкны булдырмау өчен, чәршәмбе яки пәнҗешәмбе көнне җиңел уку көне дип билгеләргә киңәш ителә. Бу Роспотребнадзор документыннан күренә, аның белән РИА Новости танышкан, дип яза 1татар-информ».

Ведомство тәкъдимнәре буенча, дәресләр арасындагы гадәти тәнәфесләр кимендә 10 минут дәвам итәргә тиеш, ә зур тәнәфес – 20 дән 30 минутка кадәр. Икенче яки өченче дәрестән соң бер зур тәнәфес урынына мәктәпләр һәркайсы 20 минутлык ике тәнәфес билгели алалар.

Моннан тыш, бер елга уку планы уку чорларын һәм каникулларны чиратлаштыруны күздә тотарга тиеш. Каникуллар җиде көннән дә ким булмаска тиеш. Бу чаралар укучыларның артык аруын кисәтүгә юнәлдерелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре