Документ нигезендә, Россия территориясенә бәреп керү максатындагы кораллы һөҗүмне, дәүләт чигендә, аның янындагы территорияләрдә кораллы һөҗүмнәрне кире кайтару бурычларын үтәгән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук 2014 елның 11 маеннан Донецк һәм Луганск халык республикалары формированиеләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга да шундый ук хокук бирү тәкъдим ителә. Киңәйтелгән исемлеккә әлеге категорияләрдәге гражданнарның гаиләләре әгъзалары да кертеләчәк.
Төбәкләргә 2027 елның 1 апреленә кадәр СВО ветераннарын һәм аларның якыннарын кабул итә алырдай санаторий-курорт оешмалары исемлеген расларга кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез