Татарстанда М7 трассасында фура авып, юлның бер өлешен каплаган

Һәлакәт бүген иртән Татарстанда М7 трассасында Чаллы ягына барган юлда булган. Интернетта юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеолар пәйда булды.

Кадрларда зур йөк машинасының ян якка авып, берничә хәрәкәт полосасын ябып куйганлыгы күренә.

Һәлакәттә йөк машинасы йөртүчесе зыян күргән. Шоферның нинди җәрәхәтләр алуы һәм юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 


Фикер өстәү