Казанда Горький шоссесында фура юлга ауган (ВИДЕО)

Бүген иртән Казанның Горький шоссесындагы боҗрада Renault фурасы юлга ауган. Йөк машинасы хәрәкәтнең бер полосасын каплаган. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

Авария аркасында Фрунзе урамында җитди бөке барлыкка килгән. Хәзер авария урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли, алар хәрәкәтне җайга салып тора.

Фура кузовындагы товарны хәзер икенче йөк машинасына төйиләр.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

/Татар-информ


Фикер өстәү