Бу афәтне ялгыз җиңеп булмый

Бүген – Наркотик матдәләргә һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, республикада наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин редакция аша мөрәҗәгать белән чыкты.

«26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Наркотик матдәләргә һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көнен билгеләп үтә, – диелә мөрәҗәгатьтә. – 1987 елда БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан наркотикларга каршы халыкара хезмәттәшлекне көчәйтү максатында булдырылган көн бу.
Наркотиклар куллану, аларны законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөрү бүген барлык илләргә диярлек кагыла. Дәүләтләрнең бу афәткә каршы көрәшүдәге уртак тырышлыгы аның мәкерле колачын тарайтуга ярдәм итә.

Президент Владимир Путин 2020 елның ноябрендә 2030 елга кадәрге чорга Россиянең наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясен раслады. Аны гамәлгә ашыруның наркотик кулланучылар, алардан агуланып үлүчеләр һәм җинаятьләр санын киметү мөмкинлеге бирәчәге күздә тотыла.

Дөнья күләмендәге афәтне ялгыз гына җиңеп булмый. Бу проблеманы хәл кылу дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, иҗтимагый оешмалар, мәдәният эшлеклеләре, барлык гражданлык җәмгыяте институтларының бер йодрыкка тупланып эшләвен таләп итә.

Уртак тырышлык, аек акыл һәм ихтыяр көче генә наркоманиянең үсешенә тоткарлык ясаячак һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенең аянычлы нәтиҗәләрен киметәчәк».


Фикер өстәү