Татарстанда эшмәкәрләргә субсидия бирелә

Республикада эшмәкәрләргә субсидияләр бирелә башлый.  Шулай итеп, үзмәшгульләр – 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр – 500 мең сумга кадәр субсидиягә исәп тота ала, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Акча «Кече һәм урта эшмәкәрлек, хосусый эшмәкәрләргә ярдәм итү» илкүләм проекты буенча бүлеп бирелә.

Исегезгә төшерәбез: быел Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен федераль үзәктән 1,2 миллиард сум акча җибәрелгән.


Фикер өстәү