Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Виктория – «җиңү» дигәннән: агроном Хәким Моратовтан киңәшләр

Бакча җиләге викториянең иртә сортлары өлгерде. Соң өлгерешлеләренең җиләкләре кызармаган әле. Үсемлек бик тиздән мыекчаларны күпләп җибәрә башлаячак. Ә алар җиләкнең бөтен көчен һәм туклыклы матдәләрен суыра.

Виктория – «җиңү» дигәннән: агроном Хәким Моратовтан киңәшләр

Шуңа күрә, быелгы уңышын җыеп алуга, киләсе елдагысы өчен дә кайгырта башлау бик кирәк. Юкса эре, тәмле җиләк күреп булмаячак. Бу эшне ничек дөрес итеп башкарырга? Җиләкләре татлырак булсын өчен, хәзер ничек тукландырырга? Агроном Хәким Моратовның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

 

Тукландыру

 

Бакча җиләге үзен урмандагы кебек хис иткәндә генә мул уңыш бирә һәм бик татлы була. Моның өчен аны дөрес тукландырырга кирәк. Соң өлгерешлесен менә хәзер тукландырсагыз (өлгергәнен тукландырудан да зыян юк, җиләкләре тагы да ишәеп китәчәк), искитмәле уңыш җыеп алачаксыз. Ашлама сыйфатында гади генә 4 әйбер – агач көле (калий һәм файдалы микроэлементлар чыганагы), кычыткан төнәтмәсе (азот һәм В витамины), сөяк оны (фосфор һәм кальций), эремчек суы (файдалы бактерияләр барлыкка китерә, туфракны әчетә) алырга кирәк.

 

Чиләктәге җылы суга 1 стакан көл салып эретәсе. Шуңа 2 литр кычыткан төнәтмәсе (сөзеп) һәм сөяк оны өстисе. Соңыннан эремчек суы саласы. Эзлеклелеген бозарга ярамый, юкса эремә эремчекләнергә мөмкин. Кичен, җиләк түтәленә су сипкәннән соң, һәр төбенә 500 мл салып чыгасы.

 

Июньдә кисү

 

Тәҗрибәсез бакчачылар, викторияне җәен борчырга ярамый, дип уйлый. Ләкин нәкъ менә июньдә мыекчаларын кисү түтәлнең «сәламәтлеге» өчен бик кирәк. Беренчедән, артык-портыктан котылу түтәлгә тоташ келәмгә (бу очракта, һава йөрмәгәнлектән, төрле авырулар барлыкка килә) әйләнү мөмкинлеге бирми. Икенчедән, үсентенең көчен мыекчалары суыра алмый. Үрчетү өчен кирәк булмаса, аларны һич кызганмыйча кисеп ташлагыз. Мыекчаны төпкә тоташкан җиреннән үк түгел, бәлки 2–3 см калдырып кисәсе. Бу чыгынты берникадәр вакыттан соң корып төшәчәк. Шул рәвешле төпкә инфекция-мазар кермәячәк. Мыекчаларын кискәннән соң түтәлгә яхшылап су сибәргә онытмагыз, үсентеләрне стресстан тизрәк чыгару өчен шулай кирәк.

 

Ә инде ашауга килгәндә, викторияне, гомумән, теләсә кайсы җиләкне көненә 1–2 стаканнан (200–400 г) арттырырга ярамый. Юкса аллергия, эч китү кебек күңелсезлекләрне көт тә тор! Бигрәк тә балаларга күп ашау зыянлы.

 

Сүз уңаеннан, иң файдалысы булып бакча җиләге түгел, бәлки гөлҗимеш, кара карлыган, каен җиләге, крыжовник, чия, кура җиләге, нарат җиләге (брусника) санала.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре