Газетага язылу

Пенсионерларның акчалары 4,5 мең сумга арткан

Илдә пенсионерларның кереме соңгы ике елда 4,5 мең сумга күбәйгән.

Социаль фонд мәгълүматларына караганда, 1 майга пенсиянең уртача күләме 25 399 сумга җиткән. Ике ел элек ул 20 949 сум булган. Акча 4450 сумга арткан, дигән сүз.

Мәскәүдә үсеш тагын да зуррак. 2024 елның маенда уртача пенсия 22 261 сум тәшкил итсә, быел – 27 161 сум. Ягъни башкала пенсионерларының кереме 4900 сумга ишәйгән. Быел май аенда иң югары уртача пенсия (42 264 сум) Чукотка автономияле округына туры килә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре