Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлауга кагылышлы барлык эшләр акрынлап кына шушы порталга күчә. «Элегрәк Күпфункцияле үзәк бик җайлы санала иде, хәзер исә санаулы кешеләр генә анда бара. Сайлаучыларыбызның асылда 96 проценты Дәүләт хезмәтләре порталында барлык процедуралар уза», – диде Андрей Кондратьев.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәртеп үткәнчә, «Мобиль сайлаучы» сервисы сайлаучыга теркәлү урыны буенча гына түгел, үзе өчен уңайлы теләсә кайсы урында тавыш бирү мөмкинлеге тудыра.
Дәүләт Думасына сайлау үткәрү өчен Татарстанда 65 территориаль (шул исәптән 6 округ) һәм 2743 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Моннан тыш, республикада Биектау бермандатлы округыннан Дәүләт Советына депутат сайлау буенча да өстәмә сайлау булачак.
«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез