Мишустин Марат Хөснуллинны биш еллык «Төзелеш» дәүләт программасы кураторы итеп билгеләде

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин урынбасары Марат Хөснуллинны якындагы биш елда гамәлгә ашырачак  «Төзелеш» дәүләт программасы кураторы итеп билгеләде. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләр 2023 елның 1 гыйнварыннан башлана, дип искәртелә. Җаваплы оешма — Төзелеш министрлыгы.

Моннан тыш, Мишустин вице-премьер Александр Новакка РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2035 елга кадәр расланган «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышын контрольдә тотарга кушты.

 


Фикер өстәү