Татарстанда ир-ат өлкән абыйларын пычак белән яралап, тәрәзәдән сикергән

Татарстанның Зәй районында яшәүче 32 яшьлек психик авыру ир-ат ике яки аннан күбрәк кешене үтерергә омтылуда шикләнелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү фаразлаганча, 1 июньгә каршы төндә ир-ат үзенең 38 һәм 43 яшьлек ике абыйсына күп тапкыр пычак белән кадаган. Ирләр кече энеләрен бәйләп салырга тырышса да, ул тәрәздән сикереп качкан. Күпмедер вакыттан соң җинаятьчене өйдән берничә чакрым ераклыкта басуда тотып алганнар.

Үз гаебен ул өлешчә генә таныган. Якын арада аның ирегенә чик кую чарасын сайлаячаклар.


Фикер өстәү