Татарстан – бал җитештерү буенча икенче урында

Татарстан – бал җитештерү буенча Россиядә икенче урында тора. Марат Җәббаров алга таба да министрлыкның умартачылыкны үстерүне хуплауларын һәм аларга ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.

– Биологияләштерү, умартачылар белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу, умарталыкларны паспортлаштыру, баш продукциясен җитештерүне үстерү буенча эшне дәвам итәбез һәм технологлар әзерләү өчен фәнни бергәлекләрне җәлеп итәбез, – диде ул.
Шулай ук министр агымдагы елда нәсел хуҗалыклары тарафыннан умарта-пакетлар сатуга дәүләт ярдәме 1 млн сум күләмендә сакланып калуын да әйтте.


Фикер өстәү