Татарстанның ял итү урыннары яңартыла

Татарстанның 48 шәһәр-районында 68 иҗтимагый киңлекне (парк, скверлар, яр буйлары, халыкның башка ял итү урыннары) төзекләндерү күздә тотыла. Шуның 8е – Бөтенроссия кече шәһәрләр бәйгесендә җиңүчеләр. Моның өчен федераль үзәк һәм төбәк бюджетыннан 2,9 миллиард сумнан артыграк акча биреләчәк.

«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, республикада яшәүчеләр бигрәк тә Казанның ял итү урыннарының яңартылуын күптәннән зарыгып көтә. Әйтик, Горький паркы капкасын.

Кайбер паркларда бер сезонда төзекләндерү эшләренең берьюлы ике чираты башкарылачак икән. Мәсәлән, Алабуганың «Шишкин буасы» паркы, Лениногорск шәһәре Менделеев урамындагы буалар шарлавыгында спорт мәйданчыклары, Зәй шәһәре «Яшьләр» паркы шул рәвешле бик тиз төзекләндереләчәк. Аларда халык өчен кирәкле төрле мәйданчыклар булдырылачак. Бу эшләр Бөтенроссия кече шәһәрләр бәйгесе гранты һәм Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру өчен каралган акча хисабына башкарылачак.


Фикер өстәү