Психолог Галина Руснак ни өчен ир-атларны Гашыйклар көне белән котларга кирәкмәве турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, бу ир-атларның ачуын гына чыгарырга мөмкин.
«Мәхәббәт эшләрендә көчле җенес мәҗбүриятне танымый. Ә Изге Вәли көнендә ир-атларга бөтен яктан басым ясыйлар һәм аларга мәхәббәт турында үз теләкләре белән түгел, ә мәҗбүри рәвештә сөйләргә туры килә», — дип аңлаткан Руснак «Газета.Ru»га.
Аның сүзләренчә, ир-атны котлап, ә ул бу бәйрәм турында онытса яки сөйгәнең котларга теләмәсә, хәлләр мөшкелләнергә мөмкин.
Моннан тыш, психолог фикеренчә, бүләк тирәсендәге җәнҗал да куеруы бар. Мәсәлән, ир-ат әлеге бәйрәм турында бөтенләй уйламый һәм бүләк тә сайламый, ә гүзәл зат әлеге бәйрәмгә бүләк эзләп, берничә көнен сарыф итәргә мөмкин.
Белгеч шулай ук күп ир-атларның бу бәйрәм белән котлаганда үзләрен уңайсыз хис итүләре һәм аны «яшүсмер»ләрнеке генә итеп санаулары турында әйткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat