Машиналар 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Узган елда яңа машиналар уртача 20 процентка кыйммәтләнгән. Быел да аның хакы шул чама артырга мөмкин. “АВТОDOM” холдингы директоры Андрей Ольховский фикеренчә, бүгенге хәлләр “авто”ның тагын да кыйммәтләнәчәген күрсәтә. Әлегә бәянең 20 процентка үсүе көтелә.

Ольховский белдергәнчә, бөтен дөнья күләмендә икътисадта тотрыклылык юк. Алга таба хәлләр тагын да мөшкелләнергә мөмкин. Транспорт чаралары өчен комплектлау детальләре җитми. Шул сәбәпле машиналар ясалып бетмичә чыгарыла башларга мөмкин. Моннан тыш машина бәясе сум курсына да нык бәйле.

Башка белгечләр дә әлеге фикерне куәтли. Әйтик, “РОЛЬФ Ясенево” директоры Алексей Голубятников сүзләренә караганда, әлегә базарда автомобильнең үзеңә кирәкле модельләрен табарга була. Әмма машинаның төсе яки комплектациясе буенча талымлый башласаң, үзеңә охшаган “корыч ат”ны 3-4 ай көтәргә мөмкинсең.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россиядә ОСАГО бәясе 80 процентка артачак.


Фикер өстәү