Футбол буенча дөнья чемпионатында өч көн эчендә икен журналист вафат булган

Катар телеканалы фотохәбәрчесенең гомере өзелгән.

Бу көннәрдә Катарда узучы футбол буенча дөнья чемпионатында шушы ук ил телеканалы фотохәбәрчесе Халид– әл-Мисслам кинәт вафат булган. Бу хакта “Известия” Кытайның Gulf Times газетасы мәгълүматларына таянып яза.

Әл-Мисслам 10 декабрьдә, дөнья беренчелеген яктырту барышында үлгән. Ул Al Kass TV каналында эшләгән. Үлем сәбәбе турында әйтелми.

9 декабрьдә дөнья чемпионатында Американың CBS Sports журналисты Грант Уолның вафат булуы турында хәбәр ителгән иде. Ул Аргентина белән Нидерланд җыелма командалары арасында чирекфинал уены вакытында стадионда аңын югалаткан. Медиклар журналистны үлемнән коткарып кала алмаган. TMZ Sports мәгълүматларына караганда, Уол йөрәк өянәгеннән үлгән. Ләкин мәрхүмнең туганнары бу мәгълүматны кире каккан. Журналистның бертуган абыйсы белдергәнчә, Грант сау-сәламәт ир-егет булган, шуңа күрә аның кемдер кулыннан үтерелгән булуы бар. Журналистны фаҗигагә кадәр берничә көн кала салават күпере (җенси азчылык билгесе) төшерелгән футболка киеп йөргәне өчен тоткарлаулары мәгълүм.


Фикер өстәү