«Рубин» матчы вакытында стадионда җанатар үлгән

«Крылья Советов» һәм «Рубин» арасындагы бүгенге матч вакытында стадионда җирле җанатар үлгән.

«Җанатарның хәле уен ахырына кадәр 10 минут кала начарланды. Уен ахырына кадәр һәм ул тәмамлаганнан соң аңа йөрәк массажы ясыйлар һәм реанимация машинасын көтәләр. Болар барысы да салкында уза. Стадионда реанимация машинасы кизү торса да, табиблар мөстәкыйль рәвештә йөрәк массажын ясарга мәҗбүр булалар», — дип яза «Чемпионат».

Исегезгә төшерәбез, мондый очрак «Крылья Советов» — «Рубин» матчында булган иде инде. 2019 елда стадионда йөрәк өянәгеннән стюард үлде.


Фикер өстәү