Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Бөтенроссия юридик диктантта катнашты

Казанда РФ Конституциясе көненә багышланган Бөтенроссия юридик диктанты узды. 14 яшьтән өлкәнрәр гражданнар үз белемнәрен тикшерергә һәм үз эрудициясен хокукый кырда үстерергә мөмкинлек алган. Акция 3-12 декабрьдә уза, бүген анда ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

«Юридик диктант — халыкның хокукый белемен күтәрү өчен уйлап табылган инструментларның берсе. Халык тест узарга, бу өлкәдә үз белем дәрәҗәсен белергә, ниндидер сораулар белән кызыксынырга, аларны өйрәнергә һәм үзенең юридик грамоталыгын арттырырга мөмкин «, — диде ул.

Акцияне оештыручы булып дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәме белән Россия юристлары ассоциациясе тора.

Төп тематика — Россия Федерациясе Конституциясе, административ җаваплылык, хезмәт, гражданнар, гаилә хокуклары.

Быел коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында Бөтенроссия юридик диктант 3-12 декабрьдә онлайн режимында юрдиктант.рф рәсми сайтында уздырыла.


Фикер өстәү