Йолдызнамә | 13–19 декабрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Акча мәсьәләсендә хәлләрегез бермә-бер яхшырыр. Отышлы гына бәядән шәп әйбер сатып алырга, акча җыя башларга яки кредитны капларга мөмкинсез. Ләкин туганнар белән үзара мөнәсәбәтләрнең бераз суынуы бар. Иң элек сез юл куегыз: шулай икән, барысы да бик тиз көйләнер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тормышка карашыгыз турында уйланыр өчен әйбәт чор. Саксызрак сүзегездән үпкәләгән бер танышыгыздан гафу итүен сорарга кирәк булыр. Ниндидер бер мөһим әйберне онытып җибәрү куркынычы бар: шуңа күрә барысын да язып куярга кирәк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормыштагы четерекле генә бер мәсьәләнең очына чыгу көч-куәтегезне арттырып җибәргәндәй итәр. Кайда гына булмасын, артык сүз ычкындырырга тырышмагыз, юкса уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Эшегезне сыйфатлырак башкарырга тырышыгыз, җитәкчегездән шелтә алу ихтималы юк түгел.

Кысла (22.06 – 22.07) Якыннарыгыз киңәшен колак читеннән генә уздырып җибәрмәгез, юкса үкенергә мөмкинсез. Акча мәсьәләсе итәктән тарта башладымы? Хафаланмагыз, тиздән әйбәт кенә керем алачаксыз. Атна ахырында кибетләрдә саграк булыгыз: Яңа ел алды ташламасы дигәнгә ышанып, өч тиенлек яраксыз әйбер сатып алмагыз!

Арыслан (23.07 – 23.08) Соңгы көннәрдә үзегезнең төн йокысын качырган бер мәсьәлә, ниһаять, әйбәт кенә хәл ителер. Тик сөеклегез белән уртак фикергә килү авыррак булыр. Кызып китмичә генә, ягымлы гына сөйләшергә тырышыгыз – шулай икән, дөнья бик тиз тынычланыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Атна башында үзегезне әйбәт кенә сюрприз көтә. Шулаен-шулай, тик аннан соң кайбер сорауларның килеп чыгуы гына… Аның каравы эштә ялтырап алу өчен искиткеч шәп мөмкинлек чыгар. Бу хәл җитәкчегезгә бик ошар һәм хезмәт хакыгызда да чагылыш табар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Күптәнге бер планыгызны тормышка ашырырсыз. Шулай итеп, үзегезнең чын сәләтегезне дә күрсәтә алырсыз. Кайбер көнче адәмнәргә бу  ошамас. Мондыйларны күрмәмешкә салышыгыз – шулай икән, алар бик тиз тынычланыр.

Чаян (24.10 – 22.11) Яңа кешеләр белән танышып, алдагы тормышыгыз өчен шәп кенә мөмкинлекләргә юл ачарсыз. Көнкүреш техникасын сатып алу өчен уңайлы чор – бәясе дә «тешләмәс», сыйфаты да сынатмас. Ял көннәрендә күңелегезгә сары май булып ятардай яңалыклар ишетерсез.

Укчы (23.11 – 21.12) Көч-куәтегез ташып торганлыктан, эшкә бик каты  керешерсез. Шуның аркасында хата ясап ташлау, аннан инде җитәкчегезнең канәгатьсез йөзен күрү куркынычы бар. Атна уртасында сәламәтлек борчып алырга мөмкин. Нишләтәсең, салкын тидерүләр сезоны бит…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Искиткеч уңайлы чор: максатка ирешү өчен бер адым ясау да җитә! Ләкин шундый җиңеллектән башыгыз әйләнеп, уяулыкны җуярга мөмкинсез. Шуны истә тотып, җәмәгать урыннарында акча-мазар югалтудан сак булыгыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Яңа чор күңелегезгә хуш килердәй хәлләр, куанычлы хәбәрләр белән куандырыр. Акча мәсьәләсенең итәктән тартмый башлавы гына ни тора! Ләкин танышларыгыз арасында үзегезгә көнләшеп караучылар пәйда булырга мөмкин. Берни аңламаганга сабышып, алар белән дустанә сөйләшергә тырышыгыз. Юкса…

Балык (20.02 – 20.03) Сөеклегез үзегезне гаҗәпләндерү катыш сөендерер. Бик мөһим бер эшегезне башкарып чыгу өчен искиткеч яхшы шартлар пәйда булыр. Балаларыгыз матур гына яңалыклары белән уртаклашыр.


Фикер өстәү