Никах тантанасы Санкт-Петербургның хәрби-медицина академиясендә узган.
Махсус хәрби операциядә яраланган разведчик – Яшел Үзән егете хәрби госпитальдә сөйгәне белән никахлашкан.
Айрат белән Алиянең никах тантанасы Санкт-Петербургның хәрби-медицина академиясе бинасында узган. Еегет яраланганнан соң шунда эләккән.
Сүз уңаеннан, әле шушы араларда гына Тукай районыннан мобилизацияләнгән ир-егетнең биш яшь тулу уңаеннан улына видеокотлау төшереп җибәрүе турында хәбәр ителгән иде. Хезмәттәшләре йөрәк рәвешендә тезелешеп баскан. Ә уртада – ир-егет үзе сабыен котлый.