Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе составына үзгәрешләр кертелгән

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы секретаре 2023 елның 1 июленнән 2023 елның 31 декабренә кадәрге чорда иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе составы һәм андагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, “Мәҗүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать контроле һәм мәҗбүри тоту урыннарындагы затларга ярдәм итү турында” 10.06.2008 ел, № 76-ФЗ Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе әгъзасы Голяков Александр Александровичның вәкаләтләре туктатылган (09.10.2023 ел, № 76-ФЗ Федераль законның 14 статьясындагы 1 бүлегенең 3 пункты нигезендә). Татарстан Республикасы иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе әгъзасы итеп Хәкимов Линар Рәхимҗан улы билгеләнгән (№ 76-ФЗ Федераль законның 14 статьясындагы өлеше нигезендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы советының 27.12.2023 ел,№ 65-С карарына туры китереп).


Фикер өстәү