Киләсе елдан Казан метросына бармак эзе буенча керү мөмкинлеге ачыла

Казаннан тыш, Россиянең тагын 5 шәһәрендә биометрия технологиясе пәйда булачак.

2024 елдан Казан метросында биометрия технологиясе пәйда булачак. Аны акрынлап гамәлгә кертү күздә тотыла, дип хәбәр итә “ТАСС”.

Яңалык, Казаннан тыш, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара һәм Новосибирск шәһәрләрендә пәйда булачак.
Сервисны эшләтеп җибәрү өчен булдырылган “юл карталары” Казанда, Самара һәм Екатеринбургта расланган да инде. Якындагы айларда Биометрия технологияләре үзәге калган төбәкләр белән эш планнарын раслауны планлаштыра. Шулай ук быел Бердәм биометрик системаны Мәскәү метросына кертүне төгәлләү күздә тотыла.


Фикер өстәү