Сөт юлы. Ни өчен халыктан түбән хакка алалар да, кибеттә кыйммәт бәядән саталар?

Ни өчен халыктан сөтне түбән хакка алалар да, кибеттә кыйммәт бәядән саталар? Төрле район һәм авылларда командировкаларда йөргән вакытта иң еш бирелә торган сорау бу. Без бер литр сөтнең авыл апасыннан, яки фермадан китеп, кибет киштәсенә менеп җиткән юлы буйлап уздык. «Сөтле бәлеш»нең иң зур кисәге белән кем сыйлана? Без шуны ачыкларга тырыштык.        

Җитештерү

Моның өчен без Кайбыч районының Колаңгы тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан «СЛ-сөт» оешмасына бардык. Аның директоры Альберт Хәялиев районда өч компаниягә җитәкчелек итә. Газетаның киләсе саннарында без әлеге булдыклы эшмәкәрнең эшчәнлеге белән тулырак таныштырырбыз. Әлегә безне ул җитәкләгән өч тармакның берсе – мини-завод эше кызыксындыра.

Оешма зур түгел. 2019 елда ачылган сөт заводы тәүлегенә 2 тонна продукция эшкәртә. Әлегә бу пилот проект буларак кына бара, якын киләчәктә терлек саннарын арттырып, эшкәртүне 20 тоннага кадәр җиткерү һәм әзер продукцияне күрше төбәкләргә алып чыгу теләкләре бар. Сөтне Шуширмә авылында урнашкан «Туган як-Агро» фермасыннан алып киләләр.

Шунысын да игътибарга алырга кирәк: завод халыктан җыеп алынган сөт белән эшләми, ягъни бары тик үз чималын гына эшкәртә.

– Сыйфатлы продуктның төп нигезе – бары тик тикшерелгән, сыйфатлы сөт белән генә эшләү. Кызганыч, халыктан җыела торган сөтнең сыйфаты начар. Сөт тапшыручылар арасында намуссызлар да бар. Су гына түгел, коры сөт, хәтта тоз һәм акбурга кадәр кушу очракларын беләбез. Шул сәбәпле без бары тик үзебезнең сөт белән генә эшләргә булдык, – диде Альберт Хәялиев.

Бүген алар сөт, кефир, катык, эремчек, атланмай, каймак, сөт өсте, йогырт чыгаралар.

– Безнең өчен күләм түгел, сыйфат мөһим. Шуңа күрә сөтләргә бернинди өстәмәләр, ясалма катнашмалар, үсемлек майлары, тәмләткечләр дә кушмыйбыз. Шул сәбәпле  саклану вакытлары да кыска: нибары 3, 7 һәм 10 көн. Таралу географиясе дә зур түгел. Продукция якын-тирә районнар һәм Казандагы кырыклап кибеттә сатыла. Сирәк кенә булса да Мәскәүгә дә илтәбез, – ди җитәкче.

Эшкәртү

Фермадан чыкканчы, сөттән беренчел анализлар алалар. Заводка килгәч, тагын бер кат тикшерелә. Шуннан соң ул пастеризацияләнә. Чираттагы этапта сөтне маеннан аерып алалар. Аннан соң шушы ук аерып алынган майны кирәгенчә кушып, тиешле майлылыкка кадәр җиткерәләр. Бу процесс сөттән берничә төр продукт ясар өчен кирәк. Аннан соң инде әзер продуктны капларга тутыралар.

– Узган елның декабрендә чималны 37 сумнан саткан булсак, быел мартта 22 сумнан җибәрдек. Югалту – 30 процент. Ләкин бу, икенче яктан, сөтнең үзкыйммәтен киметү буенча эшләүне таләп итә. Без, мәсәлән, аллы-гөлле этикеткаларга акча сарыф итмәскә булдык. Гадәти ак савытларга үзебезнең оешманың исемен һәм продукциянең атамасын гына бастырып чыгарабыз. Соңгы вакытта майлы ризыкларга ихтыяҗ артты. Кешеләр каймак, кибет каймагын (сметана), сөт өсте (сливки), атланмайны күбрәк ала. Ә продукцияне заказга карап эшлибез. Ягъни әгәр эремчеккә заказ күп икән, май күбрәк кала. Аннан инде без каймак ясыйбыз. Кибет каймагына заказ күп икән, сөт өстен күбрәк алабыз, – дип аңлатты Альберт Хәялиев.

Коры сөт отышлырак

Табигый чимал белән эшләүчеләрнең эш тәртибе аңлашыла. Тик аның урынына коры сөт куллануны өстен күргән сөт эшкәртү комбинатлары да бар. Билгеле, бу турыда ачыктан-ачык сөйләүче генә юк. Күпләр бу мәгълүматны әйтмәү, яшерү яклы. Шулай да без үз чыганакларыбыз аша әлеге теманы бераз белешә алдык.

– Сөт сатып, иң күп керем кертә торган вакыт – ноябрь, декабрь һәм гыйнвар. Бу – заводларда коры сөт иң күп кулланыла торган чор да. Җәен, ягъни сөт арзан вакытта алып киптереп куялар да кышын шуны файдаланалар. Монда бары тик коры сөтне эчә торган хәлгә китереп, шешәләргә генә тутыру турында сүз бармый. Барыбер күпмедер дәрәҗәдә табигый чимал да кушыла, – дип аңлатты исем-фамилиясен күрсәтмәүне сораган бер эшмәкәр.

Әңгәмәдәшебез фикеренчә, вак заводлар бу эш белән шөгыльләнә алмый, аның өчен зур күләмдә эшкәртү, махсус җиһазлар кирәк.

– Бездә сөтне үзләрендә киптерүчеләр бардыр дип уйламыйм, булса да, берничә генәдер бәлки, – диде ул. – Үзебездә җитештерелгән коры сөтнең бәяләре кыйммәтрәк булганлыктан, Белоруссиядән арзанрак бәядән күпләп алып кайталар. Заводлар

өчен коры сөт белән эшләү отышлырак, үзкыйммәте дә арзангарак чыга. Базардагы сөт бәясенә дә коры сөт хакы зур йогынты ясый.

Сату

Алда санап узган эшләр һәм мәшәкатьләр барысы да, матур гына итеп, сөт бәясен формалаштыра. Тик, белгечләр әйтүенчә, бер литр сөт бәясенең иң зур процентын кибетләр куйган өстәмә хак алып тора. Кайбер очракларда эре сәүдә челтәрләре сөт бәясен хәтта 60-80 процентка кадәр күтәрә. Әйтик, бүген «СЛ-сөт» оешмасының 2,5 процентлы сөте заводтан 70 сум булып чыгып китә. Сатып алучылар кулына ул бер кибеттә – 85 сум, икенчесендә – 90, өченчесендә 112 сум булып барып ирешә. Шулай итеп, комбинаттан китеп, киштәгә менеп җиткәнче, бер шешә сөт бәясе өскә сикерә дә куя.

– Ягъни без кибеткә китергән сөтне сатып алучы 5 минуттан соң 80 процентка кыйммәтрәк бәядән алып китә. Аларның да үз чыгымнары бар, ләкин «пирог» дүрт тигез өлешкә бүленергә тиеш, дип саныйм. Әгәр сөтнең үзкыйммәте шул рәвешле формалашса, кибеттә сатыла торган сөт тә арзанрак булыр һәм бәясе үзкыйммәтен каплар иде, – ди Альберт Хәялиев.

Сүз уңаеннан, «Союзмолоко» оешмасы генераль директоры Артем Белов «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе кысасында узган «түгәрәк өстәл»дә Россиядә сөт ризыкларына ихтыяҗ кимүен әйткән иде. Төп сәбәп – бәя арту. Аның сүзләренчә, узган ел сөт һәм сөт ризыкларына бәя уртача 18 процентка арткан, ә куллану якынча 1–1,5 процентка кимегән.

– Безнең продукцияне сатып алу кимеде, дип әйтеп булмый, чөнки безнең үз сатып алучыларыбыз бар, – диде бу уңайдан Альберт Хәялиев. –  Бәлки алар бик күп түгелдер, ләкин безнең клиентлар – сыйфатлы продукциянең ни икәнен чынлап торып аңлаучылар, белүчеләр. Киләчәктә аларның санын тагын да арттыру турында уйланабыз.

Бәяләрне бер «түбә» астына кертү өчен, эшкәртүчеләр белән сатучылар арасында килешү төзеп булмыймыни? Әлеге сорауга әңгәмәдәшебез болай дип җавап бирде:

– Бу турыда әледән-әле сөйләшүләр бара, кайбер сәүдә челтәрләре белән уртак фикергә киләбез дә. Мәсәлән, «Бәхетле» кибетләр челтәре безнең продукциягә 20–25 проценттан артык хак өстәми. Ләкин кайберләре белән сөйләшү мөмкин түгел. Тик бу –  базар һәм аның үз кагыйдәләре бар. Халык шул бәядән сатып ала икән, димәк, шул хакны куялар да, – ди мини-завод җитәкчесе.

Бәяләрне, бизнес һәм кулланучыларның хокукларын Монополиягә каршы федераль хезмәт контрольдә тота. Тик белгечләр кибеттәге бәяләрне йөгәнләүне, өстәмә хакны билгеле бер проценттан арттырмауны күзәтеп бетерү мөмкин түгел, дип саный.

Кибеттәге бер литр сөтнең бәясе ничек формалаша?

Беренчесе (аска куела) – савып алынган сөт бәясе. Ферма төзү һәм андагы җиһазларны алу, карап тоту, төзекләндерү, терлек һәм азык сатып алу, эшчеләргә хезмәт хакы, техника, ветеринария һәм хуҗалык чыгымнары.

Икенчесе – эшкәртү бәясе. Завод төзү, җиһазлар сатып алу, персоналның хезмәт хакы, сөт һәм сөт ризыкларын эшләр өчен чимал (оеткы, шешә, этикетка, «Меркурий»да хезмәт күрсәтү, штрих-код) алу, транспорт.

Өченчесе – логистика. Заводтан кибеткә бару юлы. Транспорт, ягулык һәм башка вак-төяк чыгымнар.

Дүртенчесе – кибет өстәп куйган хак (наценка).

(«СЛ-сөт» комбинаты мисалында төзелде.)

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү