Рөстәм Миңнеханов Казанга Беларусьтан килгән 25 яңа троллейбусны карады

Бүген Казан Ратушасы янында 25 яңа буын МАЗ-303Т22 троллейбусларын тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Заманча троллейбуслар «Минск автомобиль заводы» ААҖ тарафыннан Казан өчен махсус җитештерелгән. Аларда пассажирлар уңайлылыгы һәм иминлеге өчен иң заманча таләпләр исәпкә алына. Иркен салонда 34 утыру урыны каралган, троллейбус барлыгы 90 пассажирга исәпләнгән.

Транспорт чарасы салоны йомшак утыргычлар һәм гаджетлар өчен USB-розеткалар белән җиһазландырылган. Электр белән тәэмин итү өзелгән очракта, аварияле автоном система транспортка тагын 2 км үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа троллейбусларның беренчесе Казанга Республика көне алдыннан кайткан иде.

Сүз уңаеннан, яңа партия сатып алынгач, «Метроэлектротранс»тагы троллейбус паркының 22%ы яңартылачак. Хәзерге вакытта Казанда Белоруссиядә җитештерелгән 700дән артык автобус эшли, бу шәһәр автобус паркының 80%ын тәшкил итә.


Фикер өстәү