Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан күп еллар дәвамында Белоруссия компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой белән очрашты. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан-Белоруссия хезмәттәшлеген үстерү турында фикер алыштылар.

«Беларусь Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил хезмәттәшләренең берсе. Сезнең илегез соңгы елларда республикабызның тышкы сәүдә партнерлары арасында тотрыклы рәвештә лидерлар рәтенә керә», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан күп еллар дәвамында Белоруссия компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Алар арасында «Белнефтехим», «Минск трактор заводы», «Гомсельмаш», «Амкодор»,«Минск автомобиль заводы» һәм башкалар. Татарстан юлларында Белоруссиядә җитештерелгән автобуслар һәм трамвайлар йөри. Бүген исә Казан урамнарына 25 яңа МАЗ-303Т22 троллейбуслары чыкты.


Фикер өстәү