«Тормышның бердәнбер рәхәт җире әнә шул телевизор алдындагы утыргычта…»

Әле кибет янында афиша күреп кайттым. Әллә нинди бер җырчы безнең авылга концерт белән килергә җыена икән. Тамагына чуан чыккыры нәрсә. Тормыш болай да авыр, көн-таң атса, кот алынып тора, ә бу адәм ыстырамнары шундый чорда авыллар буйлап кәеф-сафа корып, сикергәләп йөрергә чыккан. Ишшу җитмәсә, бушлай да түгел бит әле ул. Билет хакы фәлән кадәр тора. Их, хәлләрең булып, имән себерке белән куып җибәрергә шуларны. Бүтән сару кайнатып йөрмәсләр иде.

Район гәҗите кыстырып киткәннәр менә. Элегрәк почта чыгымнарын киметәбез дип, айга бер генә китереп китә торганнар иде. Хәзер, Аллага шөкер, ике тапкыр килә, яңалыклар белән танышып барабыз. Районда хоккей буенча ярыш үткәргәннәр икән. Башка авыл командасы беренче урынга чыккан, безнекеләр катнашмаган. Дөрес эшләгәннәр. Тырай тибеп, шар сугып йөри торган дәвермени! Тормыш болай да авыр, көн-таң атса, кот алынып тора, ә бу адәм ыстырамнары кәшәкә сугарга җыелган. Алай бик көч-гайрәтләре ташып торса, илне сакларга китсеннәр әнә. Их, хәлләрең булып, кәшәкәләрен тартып алып, сыртларына салырга. Бүтән алай кыланып йөрмәсләр иде.

– Хәерле көн, балам, хәерле көн. «Хәлләр ничек?» – дип, кешенеке кебек инде. Әле эштән кайтып киләсеңмени? Кайда ашыгасың шу…

Эш, имеш… Эш ул колхозда, маллар арасында, я иген кырында була. Ә синеке – шабашка. Йорттыр-сарайдыр төзегән булып йөрисез дә умырып акча аласыз. Элекке заманда утыртып куярлар иде сезне. Әлегә сезнең кайгы юк җитәкчеләрдә. Тормыш болай да авыр, көн-таң атса, кот алынып тора, ә бу адәм ыстырамнары кешеләргә йорт салып йөри, абзар төзи, мунча, койма тота. Шуның ише чүп-чар белән булаша торган заманмыни?! Башта илең турында уйла, аннан көнеңне хәстәрләрсең. Юк инде, юк… Балта түтәсе белән башларын төйсәң дә, аңлый торган нәрсә түгелләр.

Әнә тагын бер эшем иясе кайтып килә инде. Пикәрнәйдә йөри ул, ипи сала. Безнең дә яшьлек булды инде, ипи салыр өчен генә әллә кайдан кая чаклы барып йөрмәдек. Тоттык та салдык үзебезнең өйдә. Ашап туйгысыз була торган иде. Кибеттән ипи алсак та, ихатадагы мал-туарга гына алдык. Шулар гына ашый торган иде кибет ипиен… Хәзер барысы да шуны ашый… Адәм ыстырамнары… Пикәрнәйдә ипи сала торган дәвермени инде…

Әй, Ходаем, бу күгәрченнәргә нәрсә җитми икән инде?! Өй кыегына кунганнар да азгын тавыш белән гөр-гөр килешеп утыралар. Пар күгәрченнәр, имеш. Үзебезнең якныкы түгелләрдер әле, әллә кайдан качып килгәннәрдер. Хәзер бит күгәрченнәренә кадәр эмигрант, җайлы җир эзләп йөриләр. Үзебезнеке түгел, канишны, әнә тегесенең күзе кысык, монысының томшыгы – Арарат биеклеге. Үзебезнекеләр болай кыланмас иде. Ил турында уйлыйсы урынга шулай интим тавыш чыгарып, нәрсәгәдер ишарәләп утыралармыни?! Кош-корт ыстырамнары!

Элегрәк бер дә болай булмый торган иде. Бөтен авыл гөрләп тора, кая гына барсаң да күңелле, юктан да кызык таба иде халык. Хәзер әллә нишләде дөнья. Нәрсәгә генә күз салсаң да, эчпошыргыч күренешкә тап буласың.

И, болай итеп канымны бозып торганчы, кереп телевизорымны карыйм әле. Тормышның бердәнбер рәхәт җире әнә шул телевизор алдындагы утыргычта бит. Нәрсә генә карасаң да, күңелгә хуш килә. Гел без күрергә теләгән нәрсәләрне күрсәтәләр, без ишетергә теләгәннәрне сөйлиләр. Әллә бу дөньяда телевизордан да әйбәтрәк бер кеше дә калмаган ул…

 


Фикер өстәү