Татарстан җитәкчелеге “Алга” һәм “Тимер” батальоннары солдатларын заманча хәрби җиһазлар, кирәк-яраклар белән тәэмин итә

Татарстан җитәкчелеге, ДОСААФ белән берлектә, “Алга” һәм “Тимер” батальоннары солдатларын сугыш хәрәкәтләрен нәтиҗәле алып бару өчен кирәкле заманча җиһазлар белән өзлексез тәэмин итеп килә.

Болар: бронежилетлар, шлем, хәрби техника, һөҗүм итүче пилотсыз очу җайланмалары, медицина кирәк-яраклары белән иң яхшы “аптечка”лар, ноутбук, квадрокоптер, тепловизорлар (төнлә сугыш хәрәкәтләре алып бару өчен), азык-төлек, гигиена һәм көнкүреш әйберләре. Батальоннарның хәрби хезмәткәрләре заманча, өр-яңа хәрби техника белән тәэмин ителгән.
Махсус хәрби операция үткәрү урынына җибәрелгәнче, һәрбер хәрби хезмәткәргә шушы җиһазлар һәм җыелмалар тапшырыла. Алар иң югары дәрәҗәдәге сыйфат стандартларына туры килә.


Фикер өстәү