Казанда кондиционерлы яңа автобус йөри башлаган

Казанның җәмәгать транспорты маршрутларында кондиционерлы “МАЗ-203047” автобусы тест уза. Тест режимы ай ярым дәвам итәчәк, шуннан соң башкалабыз хакимияте мондый машиналарның безгә кирәкме-юкмы икәнен хәл итәчәк. Бу хакта шәһәрнең Транспорт буенча комитеты үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Автобус башкаларыннан шуның белән аерылып тора: аны җитештерүдә Россиягә санкция керткән илләрнең агрегатлары кулланылмаган. Шул ук вакытта комплектлау детальләренең бер өлеше Кытайда эшләп чыгарылган.

Автобус 101 пассажирга исәпләнгән. 32 урындыгы бар. Тышкы “кыяфәте” “МАЗ”ның икенче буыныннан аерылмый диярлек.

Яңа автобус дүрт атна буе 2нче ПАТП маршрутларында, шуннан соң ике атна дәвамында – 9 нчы ПАТП маршрутларында тест узачак. Казанда яшәүчеләр автобусның уңайлыклары яки кимчелекләре турында фикерләре белән уртаклашу өчен “Кайнар линия” телефонына 8 (843) 275-30-50) шалтыратырга мөмкин.
Яңа автобусны ян-яктәрәзәләрендәге яшел төстәге наклейкадан танырга мөмкин. 5, 18, 22 һәм 31 нче маршрутлардан файдаланучылар анда йөреп карарга өлгергән дә инде.


Фикер өстәү