Бу атнада Татарстанда яңгырлы булачак, кырау төшәчәк дип фаразлыйлар

Бу атнада Татарстанда яңгырлар көтелә, җиңелчә генә кырау төшәчәк. Якындагы көннәрдә, көнбатыштан циклон үтеп керү сәбәпле, явым-төшемле суык һава хөкем сөрәчәк.

Чәршәмбе – 28 сентябрьдә көндез барлык районнарда диярлек яңгыр, секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил. Көндез һава температурасы +5…+10 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә 0…+5 градус, урыны белән кырау. Пәнҗешәмбе һәм җомга – 29–30 сентябрьдә дә болытлы, яңгырлы һава, көчле җил көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +5…+11, төнлә +2…+7 градус күрсәтәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, шимбә – 1 октябрьдә, атмосфера басымы арту сәбәпле, явым-төшем акрынлап туктаячак. Көндез һава температурасы берникадәр күтәрелеп, +10…+15 градус тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү