Кыш кәефе. Көйсез һава торышы нәрсә турында сөйли?

Нәкъ безнеңчә кыш килде! Өлкән буын әнә шулай дип сөенсә, замана яшьләре, тәмам туйдырды инде, дип, табигатьне сүгә. Халык синоптиклары әйтүенчә, кыш үзенекен итәчәк. Суыклар озакка сузылырмы? Җәйгә фаразлар нинди? «ВТ» хәбәрчесе алга таба нинди һава торышы көтәргә икәнне белеште.

 Дула, буран!

Бу бураннар буранмыни, элек айлар буе дулаган әнә. Зәй шәһәрендә яшәүче 87 яшьлек Рифкать абый Шәвәлиев 70 елга якын һава торышы буенча күзәтүләр алып бара. Заманасында агроном булган, җитәкче урыннарда эшләгән. Үз гомерендә кышларның да, җәйләрнең дә ниндиен генә күрмәгән. «Дәфтәргә язып кую кирәкми, минем башым үзе – компьютер», – дип шаккатырды ул безне.

– Без кечкенә чакта бураннар лапас, кечкенә өйләрне каплый иде. Иртән ялгыз карчыкларны казып чыгара идек, – ди Рифкать ага. – 1969 елда кышның өч ае да суык булды. Авыл хуҗалыгына авырга туры килде. Фермаларда, йортларда торбалар катты. Җәй кызулыгы, корылыгы белән интектерде. 1978 елның 31 декабрендә исә температура –52 градуска кадәр төште. Газ торбалары шартлап, хәтта Зәй ГРЭСы эшләми башлады. 1971 ел да үзенчәлекле килде: августта ява башлаган яңгырлар 7 декабрьгә кадәр сузылды. Комбайннар басуларга керә алмады. Декабрь башында гына туңдыра башлады. 1972 елның язы исә иртә килде. Беренче яңгыр 1 августта тамчылап кына яуды. Чәчкән әйберләрнең берсе дә тишелмәде, бәрәңге уңышы булмады. Бәрәңгене Польшадан кайттарттылар. Колорадо коңгызының кайткан елы инде бу.

Рифкать бабай әйтүенчә, хәзер сынамышларга карап, алда нәрсә буласын төгәл генә әйтеп булмый. Моны ул табигатьнең үзгәрүенә бәйләп аңлата. Төньякта бозлар эрү, океаннар җылыну, Гольфстрим агымнары үзгәрү һава торышын бик нык бутап бетергән. Элек җылы булган җирдә салкыннар булгалый. «Әгәр кышкы суыклар күпкә китсә, җәйнең эссе, коры килүе дә бар», – дип фаразлый ул. Ә кар яву – файдага гына.

Хут суыкларын көтәбез

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров та балачагын искә төшереп алды.

– Нәкъ безнең балачак бураннары бу. Кечкенә чакта әти лапаска  фонарь тотып чыга иде. Ул вакытта электр юк. Өй белән абзар арасы – 10 метр. Шушы ике арада йөргәндә дә, давыл фонарь утын сүндерә иде. Бүген балачагымны искә төшереп, буран эчләрендә йөрдем әле. 4–5 ел инде юньле буран күргән юк иде. Кар бит ул – икмәк. Яусын, кыш карлы булырга тиеш. Тик шул ягы гына борчый: явым-төшем артыкка китсә, җәен давыллар, су басуларга китерергә мөмкин, – ди Рәис Шәкүров.

Халык синоптигы искәртүенчә, бураннардан соң салкыннар башлана. Алда хут суыклары (19 февральдән 19 мартка кадәр) бар. Ул суыклар кирәк. Бу очракта җәй бик яхшы киләчәк. Быелгы җәй матур килер: яңгыры да вакытында явар, җиле дә вакытында исәр, дип фаразлый ул. Икмәк булса, ит тә, сөт тә булыр.

– Элек айлар буе суык була иде, хәзер һава торышы бозылып бетте. Газ ягып, өйне җылытабыз, тәрәзә ачып суытабыз. Шуңа да бәйле ул. Табигать җылынуга таба бара. Ноябрь аенда минем бакча сукалаган юк иде әле, быел сукаладым. Гадәттә ноябрьдә кеше малларын суеп бетерә иде, хәзер декабрьсез суймый. Хәзер хикмәтләр күп, – ди Рәис Шәкүров.

Кач мануда ник җылы?

Бүген – Кач ману көне. Раштуада салкын булды, ә менә христиан динендәгеләр бәкегә чумган вакытта була торган зәмһәрир суыклар кая киткән? Моның серен КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцевтан сорадык. Сәбәбе Төньяк Атлантикадан  килүче җылы циклонга бәйле икән. Шуңа күрә суыклар чигенгән дә инде. Җылы көннәрдә җепшек һава торышы да булырга мөмкин.

Белгеч әйтүенчә, хәзерге вакытта кар катламының биеклеге 50 сантиметрга җиткән. Бу инде – февраль нормасы. Җирнең дым запасы өчен бу бик мөһим. Ни өчен дигәндә, җәен июль коры килә, яңгырлар җитми.

– Гыйнвар ае бик салкын булмас. Иң салкыны 1969 елга туры килде. 2010 ел да суыклары белән истә калды. Климатик норма буенча хәзер температура    –10 градус тирәсе булачак. Аннан +1 градус көтелә. Менә шундый тотрыклы булмаган аномаль һава торышы. Мондый көннәрне кайберәүләрнең организмы бик авыр кичерә. Февраль исә җылырак булачак. Онытмагыз: гыйнвар – елның иң салкын ае, – ди Юрий Переведенцев.

Кыш көне яуган явым-төшемгә карап, җәйне яңгырлы, җылы була дип фаразлау дөресме? «Юк, – ди профессор. – Бер вакыйгага, әйтик, Кач ману суыклары булмаганга карап кына, еллык фараз ясап булмый. Атмосфераның хәтере ике атналык. Ул алда нәрсә булганны оныта».

 

Халык авазы

Илдар Усманов, Чүпрәле районының Иске Чәке авылы агрономы:

– Кар яугач, җирдә дым була, дип сөенәбез генә. Авыл хуҗалыгы өчен файдасы зур. Бүген кырларда уртача кар катламы 35–40 сантимерны тәшкил итә. Ул 1–2 метрга җитсә дә, куркыныч түгел. Уҗымнар кар белән томаланган, алар җылыда саклана. Декабрь башында яңгыр явып, кар бөтенләй эретеп бетсә дә, боз катлавы барлыкка килмәде. Узган кыш исә 2–3 басудагы бозны ваттырырга туры килде. Җәйне Аллаһтан узып фаразлап булмый. Табигать шартларының нинди булуына карамастан, без, тырышып эшләп, җирдән уңыш алырга тиеш.

 

Табиб киңәше

Суфия Шәрәфиева, терапевт:

– Һава торышының еш үзгәреп торуы өлкәннәрдә генә түгел, яшьләрдә дә үзен сиздерә. Җәяүле буран, җил, магнит давыллары организмга бик нык тәэсир итә. Бигрәк тә хатын-кызлар, үсмерләр сизгер. «Хәл юк», «баш авырта», «кан басымым уйный» дип зарланучылар шактый. Йөрәк-кан тамырларында үзгәрешләр булган кешеләргә, канны сыеклатып җибәрү өчен,  берәр төймә тромбо АСС эчеп куярга кирәк.

Сөтләп кара чәй эчегез. Кура җиләге, карлыган, бал белән эчү дә файдалы. Бал тынычландыра. Тирләгәч, организм җиңеләеп китә. Лимонны катырыгыз да, шуны ашка, чәйгә кырып салыгыз. Хәл кертү өчен бик әйбәт. С, В6  төркеменә керүче витаминнарны кулланырга мөмкин. Җылы итеп киенеп йөрергә тырышыгыз. Аяк киеме иркен булсын. Тукталышта автобус көткәндә, басып кына тормагыз, селкенегез. Физкультура ясагыз, күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз.

Кофе эчкәч, ашагач, кар көрәмәгез! Көрәгәндә, тәмәке тартмагыз. Йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләргә кар көрәү киңәш ителми. Бу – авыр эш. Гадәттән тыш хәл булганда, ярдәмгә чакыру өчен, телефонны һәрвакыт кесәгездә йөртегез.

Сынамышлар

* Чыпчыклар кыш көне бер урынга җыелышып чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.

*Эт карда аунаса, көн аяз булыр.

 *Каз аягын күтәреп торса, салкын була.

 *Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы килер.

 *Утын сызгырса, көн суытыр.

 *Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.

 *Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

*Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү