Татарстанда 86 яшьлек әби, ягы таеп, автобус көпчәге астына эләккән

Бүген иртән Казан үзәгендә 86 яшьлек әби автобус тәгәрмәче астына эләгеп һәлак булган.

Татарстан Автотранспорт предприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков “KazanFirst” хәбәрчесенә бүген иртән Казан үзәгендә булган коточкыч фаҗиганең ничек килеп чыгуын аңлатып үткән.

“Автобус йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, үз маршруты буенча барган. Видеодан күренгәнчә, әби, аягы таеп китеп, автобус астына эләккән. Шаһитлар әйтүенчә, юлның бу өлеше бозлавыклы булган”, – дип сөйләп үткән Темляков.

Бирегә шундук “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткән. Табиблар өлкән яшьтәге хатын-кызга, вафат булуын раслаудан гайре, бернинди ярдәм күрсәтә алмаган. Тагын бер җәяүле – 77 яшьлек бабай, егылып, аягын авырттырган.


Фикер өстәү