Зәринә Хәсәншина: «Бер генә тапкыр да чит эштә акча эшләгәнем булмады»

Акча санаганны ярата. Санап торган саен артмый гына. Ә шулай да һәркем үзенең иң беренче эшләп алган акчасын хәтерлидер. Берәүләр авылда айлар буе көтү көткән, икенчеләр кибеттә эшләгән, өченчеләр машина юган. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан беренче керемнәре хакында сораштык.

Зәринә Хәсәншина, җырчы:

— Төгәл кайчан булганын хәтерләмим, ләкин беренче эшләп алган акчам — ул үз һөнәрем белән -җырлап алган акчам! 500 сум иде ул. Аңа шатлануларым! Миңа, ялгышмасам, 14-15 яшьләр иде, ул вакытта минем өчен бик зур акча инде бу, аннан соң да ничә ел шул 500-1000гә эшләдем. «Подработкалар»да җырлау, төп эшем дә — җырлау, кыскасы, бер генә тапкыр да чит эштә акча эшләгәнем булмады.


Фикер өстәү