Фәрит Галиев: «Эш булудан да яхшысы юк»

Акча санаганны ярата. Санап торган саен артмый гына. Ә шулай да һәркем үзенең иң беренче эшләп алган акчасын хәтерлидер. Берәүләр авылда айлар буе көтү көткән, икенчеләр кибеттә эшләгән, өченчеләр машина юган. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан беренче керемнәре хакында сораштык.

Фәрит Галиев, алып баручы:

Тәүге эшләп алган акчам мәктәп чорында булды. Ничәнче сыйныфта булганмындыр, 6 нчыда микән, әллә 7дәме? Авылда амбарда эшләдем. Бер ай селкенеп йөргәннән соң, хезмәт хакы бирделәр. Кибеткә барып үземә «Денди» алып кайттым. Эшләргә эшең булудан да яхшысы юк ул хәзерге заманда. Әмма, тормыш алып барырга кирәк дип, күңелгә хуш килмәгән эш белән шөгыльләнсәң, тормышның яме калырмы икән соң?


Фикер өстәү