Татарстанга тәүге яшен якынлаша

Татарстанда инде бүген үк кичен тәүге яшен булырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеоүзәк кисәтә.
Синоптиклар фаразына караганда, бүген – 11 апрельдә кичен һәм 12 апрельдә төнлә республикада, шулай ук Казанда урыны белән яшен булачак. Секундына 18 метр тизлектә көнбатыштан көчле җил көтелә.

Иртәгә – 12 апрельдә алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән яңгыр явып үтәчәк.Көндез һава температурасы +14…+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +5…+10 градус.
Сүз уңаеннан, белгечләр Татарстанда 20 апрельгә кадәр уртача һава температурасының нормадан 4 градуска югарырак булачагын фаразлый. Республика өчен бу чорда норма +5,9 градус, Казан өчен +6,3 градус.


Фикер өстәү