Казанда «Киләчәк уеннары» вакытында аэропортка кадәр өстәмә 8 электр поезды кертелгән. Алар бу маршрут буенча 20 даими рейска өстәмә рәвештә йөричәкләр, дип сөйләделәр һава гаване матбугат хезмәтендә.
Ачыкланганча, электричкалар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк. Алар турнирда катнашучыларны һәм кунакларны 4 мартка кадәр йөртүне дәвам итәчәк.
Шулай ук казанлыларны ярышларның рәсми ачылышы көнендә, 21 февральдә, юлларда хәрәкәтне чикләү кертеләчәк, дип кисәттеләр.
«Киләчәк уеннары» — физик һәм кибер ярышларны берләштерүче яңа форматтагы спорт шоуы, фиджитал концепциясендә халыкара мультиспортив турнир. Рәсми ачылыш 21 февральдә булачак.