Россия Спорт министры Матыцин: «Киләчәк Уеннары», һичшиксез, уңышлы узды

Россия Спорт министры Олег Матыцин киләчәк Уеннарын уздыру идеясен бәяләде. Казанда ярышлар 21 февральдә башланып, 3 мартта төгәлләнәчәк.

«Киләчәк Уеннарын зур игътибар белән күзәттек. Без күзәтеп кенә калмыйбыз, ә оештыручыларның берсе булып торабыз. Иртәгә ябылу тантанасы булачак. Бу ярышлар, һичшиксез, уңышлы узды. Барлык илләр һәм спортчылар ярышларны оештыруның югары стандартын билгеләп үтәләр. Әлеге проект дәвам итәр дип өметләнәбез, чөнки бүгенге көндә уңыш барысы тарафыннан да танылды», — дип җиткерә Матыцин сүзләрен «Чемпионат» корреспонденты Владимир Четверик.

«Киләчәк уеннары» — фиджитал концепциясендә халыкара мультиспорт турниры, яңа форматтагы спорт тамашасы, ул ярышларны физик һәм цифрлы үлчәүләрдә берләштерә. Турнирда 260 команда һәм 21 инновацион дисциплинада төрле илләрдән 2 меңнән артык спортчы катнаша.


Фикер өстәү