Путин бөтен дөнья яшьләренә мөрәҗәгать итте

РФ Президенты Владимир Путин рәсми рәвештә Бөтендөнья яшьләр фестивале ачылышы турында игълан итте. Ул 2024 елның 1 мартыннан 7 мартына кадәр «Сириус» федераль территориясендә уза.

«Ышанам, фестивальдә катнашучылар өйләренә Россиягә мәхәббәт белән кайтачак», — дип белдерде Путин. Аның сүзләрен Кремльнең telegram-каналы китерә. Ул билгеләп үткәнчә, РФ һәрвакыт үз сүзен тота һәм диалог өчен ачык.

Путин сүзләренчә, Россия — яшьләр өчен мөмкинлекләр иле. Ул илнең бөек максаты дип күпмилләтле бердәмлекне атады. Россия башлыгы дәүләтнең төп таянычы һәм өстенлеге халыклар туганлыгы булуын ассызыклады.

Бөтендөнья яшьләр фестивале «Сириус» федераль территориясендә 2024 елның 1 мартыннан 7 мартына кадәр узачак. Чарада бизнес, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләреннән 20 мең активист катнаша, шуларның 10 меңе Россия гражданнары.


Фикер өстәү