Сәламәтлек күзлегеннән Уразага бәйле иң мөһим сорауларга җаваплар

Изге рамазан ае башланырга да санаулы гына көннәр калды. Ураза тотканда күңелебез генә түгел, тәнебез дә чистара. Бу айда сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Нинди чирләр вакытында ураза тотарга киңәш ителми? Тәҗрибәле табиблар белән шул хакта сөйләштек. 

Ураза тоту кагыйдәләре 

КФУ Университет клиникасының беренче категорияле табиб-гастроэнтерологы Айрат Зыятдинов белән шул хакта сөйләштек.

 

 

– Ураза тотканда кеше рухи яктан гына түгел, физик яктан да чистарына. Аңа ничек әзерләнергә?

– Кеше ешрак ашаган саен, аның ризыгы озаграк эшкәртелә, ул тиешенчә үзләштерелми. Нәтиҗәдә, организмга файдалы матдәләр дә азрак керә. Шуңа күрә еш ашау кешенең организмына зыян китерә. Сирәк ашаганда организм үзенә эләккән файдалы матдәләрне, шул ук аксым, май, витаминнарны яхшырак үзләштерә, организмда токсиннар да азрак була. Кеше, гомумән, ашказанының мөмкинлекләрен белеп бетерми. Ашказанына ризык эләккәч, анда тоз кислотасы бүленеп чыга. Ул ризык эшкәртү өчен җаваплы. Ашказанындагы лайла исә аның эшчәнлеген көйләп тора. Кеше еш ашый икән, аның ашказаны билгеле бер вакытта тоз кислотасы бүленеп чыгуга ияләшкән була. Шуңа күрә ураза тотарга уйлаган кеше аңа алдан әзерләнергә, акрынлап ашауны киметергә тиеш. Көндәлек тормышта да үзеңне сирәк ашауга ияләндерү хәерле. Юкса, кеше ураза тотканда сирәк ашауга ияләшә дә, ураза тотмый башлагач, кисәк кенә элеккечә күп ашауга күчә. Шул сәбәпле, рамазан ае тәмамлангач, безгә ярдәм сорап килүчеләр арта.

– Кемнәргә бөтенләй ураза тотарга киңәш ителми?

– Фәлән чирләр вакытында ураза тотарга ярамый, дип өздереп кенә әйтеп булмый. Аның махсус исемлеге дә юк. Һәр очрак индивидуаль. Нинди генә чир булмасын, ураза тотар алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшү тиеш. Даими рәвештә дару эчеп торуны таләп иткән чирләрнең тынып торган вакытында (ремиссия) ураза тоту-тотмауны да табиб белән киңәшләшеп кенә хәл итәргә кирәк. Хроник чирләр баш калкыткан чорда ураза тотарга ярамый. Бу очракта иң мөһиме шул: чиреңне белә торып, хәлең, саулыгың булмаган килеш үзеңне мәҗбүриләп ураза тотып, чирнең тагын да азуына китердең икән, син, бердән, үзеңә зыян китерәсең. Ә бу – үзе үк зур гөнаһ. Икенчедән, син үзеңнең якыннарыңның күңелендә динебезгә карата начар мөнәсәбәт тудырырга мөмкинсең. Динебез бик җиңел, аны катлауландырырга кирәкми.

– Ураза тотканнан соң хәлем, иммунитетым яхшырды, диючеләр дә очрый…

– Дөресен генә әйткәндә, организмның нык, сәламәт булуы бавырның токсиннар белән тыгылмаган булуына бәйле. Ул чиста булса, кеше авыруларга да бирешми. Сирәк ашау аркасында организмның көче дә күбәя. Уразадан соң иммунит яхшыру шуның белән аңлатыла.

 

Айрат Зыятдиновтан ураза тотучыларга киңәшләр

1. Ураза вакытында иң мөһиме – иртәнге аш – сәхәр. Пәйгамбәребез дә: «Сәхәрдә – бәрәкәт», – дигән. Сәхәрдә бавырдан үтне чыгара торган ризыклар булырга тиеш. Бавырда үт җыелса, токсиннар барлыкка килә. Әгәр сәхәрдә берәр җиләк-җимеш, су белән җиңелчә генә капкалап алсагыз, үт бүленеп чыкмаячак. Шуңа күрә сәхәрдә терлек мае, терлек аксымнарына бай ризыклар ашарга кирәк. Эремчек, каймак, йомырка, атланмай, шулпа ашау хәерле. Майдан куркырга кирәкми. Акыл хезмәте белән генә шөгыльләнгән кешегә дә көненә ким дигәндә 100–110 грамм май керергә тиеш. Шушы ризыклар хисабына бавыр токсиннардан чистара, яхшырак эшли башлый. Ураза тотканда хәлсезлек, укшу, баш авырту кебек күренешләр дә сирәгрәк күзәтелә.

2. Ифтар судан башланырга тиеш. Җылы су ашказанында көне буена җыелган лайланы юып төшерә. Шуннан соң гына төп ризыкка күчәсез. Әгәр җиләк-җимеш ашыйсы килсә, аны да су эчкәч, ашар алдыннан кабып куярга кирәк. Әгәр җиләк-җимешне ашаганнан соң капсаң, ул ашказанындагы ризыкны әчетәчәк.

3. Ифтар белән сәхәр арасында ким дигәндә биш сәгать вакыт узарга тиеш. Ник дигәндә, ризык өстенә ризык төшсә, ул ашказанындагы ризыкны эшкәртергә комачаулый, нәтиҗәдә ул чери. Шуңа күрә ифтар белән сәхәр арасында ризык капкалап йөрергә киңәш ителми. Ә менә җылымса су эчеп тору файдага гына.

4. Ашказанына кергән ризык 5–6, хәтта 7–8 сәгать ятарга мөмкин. Ашаганнан соң 1,5 сәгать су эчәргә ярамый. Ник дигәндә, ашаганнан соң су яки чәй эчсәк, тоз кислотасы начар эшли башлый. Әмма ашар алдыннан су эчеп куярга кирәк. Бу ашказанындагы лайланы юып төшерү өчен кирәк. Юкса, ризык турыдан-туры шунда эләксә, ашказанында ризык тиешенчә эшкәртелеп бетмәячәк. Организмга кергән микроб, вируслар да юк ителмичә, шул килеш калачак. Ашаганнан соң бик нык эчәсе килсә, бер-ике йотым яхшы чәй яки каһвә эчеп куярга ярый.

 

Ни өчен ураза тотканда баш авырта?

 Илфак Ярмиев, РКБ табиб-неврологы:

 – Кеше еш кына уразага әзерлексез керә. Шул сәбәпле уразаның беренче көннәрендә күпләр баш авыртудан зарлана. Аннары ураза тотканда организмда су кими. Бу исә, үз чиратында, мускулларның кысылуына китерә. Шуңа күрә ураза тотканда баш авыртса, хәлеңне бераз җиңеләйтү өчен, башны җиңелчә генә массажларга кирәк. Болай эшләгәндә баштагы спазмнар язылып, авырту басылачак. Уразаның беренче көннәрендә кан басымы уйнаудан тилмерүчеләр дә очрый. Организм шул рәвешле яңа шартларга ияләшә башлый.

Шуңа күрә бу чор җиңелрәк узсын өчен, ураза тотар алдыннан ашауны киметеп, суны күбрәк эчә башларга кирәк. Бүген авыруы булмаган кеше сирәк. Шуңа күрә ураза тотар алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк. Яшәү өчен мөһим дарулар белән генә яшәгән (инсульт, инфаркттан соң, яман шеш һ.б.), инсулинга бәйле кешеләргә, инфекцияле авыру йоктырып, температура белән яткан, яңа гына операция кичергән, берәр әгъзасын сындырган, хроник чире баш калкыткан кешегә ураза тотарга ярамый.

 

Ураза тотканда дару, витаминнарны кайчан эчәргә?

Элина Борһанова, табиб-терапевт, нутрициолог:

– Табиб иртәнге аштан соң дип язып биргән даруларны – сәхәрдән соң, кичке аштан соң эчәселәрен ифтарда эчәргә. Җитди дарулар турында сүз барганда, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Көненә өч тапкыр дару эчәргә кирәк икән, уразаны калдырып тору хәерлерәк. Витаминнарны сәхәр белән ифтарда эчәргә мөмкин. Мин, гомумән, витаминнарны ризык белән алу яклы. Идеаль тәлинкә принцибы белән тукланган вакытта без көн дәвамында организм өчен кирәкле барлык файдалы матдәләрне алабыз. Мәсәлән, магний, В төркемендәге витаминнар организмга ярмалар, ипи белән керә. Яшелчә, үләннәр фолий кислотасы, С витаминына бай. Сары, кызыл яшелчә, җиләк-җимешләрдә А витамины бар. Майлар белән Е витаминын алабыз. Чикләвекләр – файдалы майлар, цинк, селен, бакыр чыганагы. Эремчек белән көнҗеттә – кальций, хөрмәдә калий күп. D витаминын гына ризык аша алып булмый. Шуңа күрә аны өстәмә рәвештә эчәргә туры килә. Профилактика өчен аны көн саен 800–1000 МЕ (халыкара берәмлек) кулланырга кирәк. Әлеге витамин иртәнге якта эчелә. Ник дигәндә, ул йокыны качыра.

Идеаль тәлинкә:

¼ – аксымлы ризыклар (йомырка, эремчек, балык, ит)

¼ – углеводлы ризыклар (ботка, токмач, кара ипи)

¼ – яшелчә, җиләк-җимеш

¼ – бер аш кашыгы май, чикләвек

 

Уразаны нәрсә бозмый?

– Кан чыгару, анализлар өчен яки донор сыйфатында кан тапшыру.

– Кан яки дару йотмыйча, тешне дәвалау һәм суырып алу.

– Венага, тире астына яки мускулларга укол кадау.

– Дезинфекция яки ачык җәрәхәтне төзәтү максатларында дару мае (мазь), йод, яшел су (зеленка) куллану.

– Сөлек салдыру, хиҗама ясату.

– Әгәр тәме, тәэсире тамакка

барып җитмәсә, борынга дару салу.


Фикер өстәү