«Киләчәк уеннары» турнирын үз күзләре белән күрергә теләүчеләр «Казань Экспо»га кадәр электричкада яки«Җиңү проспекты» метро станциясеннән бушлай автобус-шаттларда бара ала.
Аэропортка кадәр йөри торган 20 регуляр рейстан тыш тагын 8 өстәмә электропоездлар йөриячәк. Электричкалар тукталышларсыз хәрәкәт итә. Алар катнашучыларны һәм тамашачыларны 4 мартка кадәр йөртәчәк.
Аэропорт юнәлешенә таба 5 состав йөри:
• №7602, 8.42 дә кузгала, 9.07дә барып җитә;
• №7604, 11.02 дә кузгала, 11.22дә барып җитә;
• №7606, 13.31дә кузгала, 13.51дә барып җитә;
• №7608, 16.08дә кузгала, 16.28дә барып җитә;
• №7610, 18.30дә кузгала, 18.50дә барып җитә.
Кире кайтканда 3 состав йөри:
• №7605, 14.25тә кузгала, 14.45тә кайтып җитә;
• №7607, 15.38дә кузгала, 15.58дә кайтып җитә;
• №7609, 21.43тә кузгала, 22.08дә кайтып җитә.
Бүген бушлай шаттллар да йөри:
• «Җиңү проспекты» метро станциясеннән: 8.30, 11.30, 12.45, 14.30, 17.00 һәм 19.00дә;
• «Казан Экспо»дан 10.00, 12.00, 13.30, 15.25, 16.30, 18.25 һәм 20.00дә.
Башка көннәрне йөрү тәртибен турнир сайтыннан белә аласыз.